========================================================================================
Сайтны төзүче һәм алып баручы: Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов
========================================================================================
МЕНЮ
ТАТ     РУС
Яңалыклар
Фотоальбом
Нигезләмә
Биремнәр
Итоги=Нәтиҗәләр
Оештыручылар
Укучылар эше
Хатлар очен
Безнең архив
Кунакханә
Безнең календарь
Сайтның санагычы
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Түнтәр авылы сайты:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
2009-2010 уку елы
Өченче тур биремнәре


Биремнәрне башкарганда мөмкин кадәр күбрәк чыганаклардан файдаланырга тәкъдим ителә. Тупланган мәгълүматларны анализларга, үз сүзләрен белән гомумиләштерергә һәм нәтиҗә чыгарырга кирәк. Интернеттан күчереп алынган озын материаллар җибәрергә кирәкми. Язмалар кыска, аңлаешлы, үз фикерең белән баетылган булсын. 3-4 биттән артмасын. Кыскалыкта осталык!


Физика. 8 сыйныф.
“Стратостатлар”. Стратостатлар кайчан барлыкка килгән? Стратостатларга кадәр аларга ошаган нинди аппаратлар булган? Стратостатлар нинди максатларда кулланылган? Аның эшчәнлкге нинди физика законнарына нишезләнә? Стратостатларда кайчан һәм нинди рекордлар куелган? Стратостатларның үлчәмнәре нинди? Бөек Ватан сушы чорында хәби эштә стратостатларны кайда һәм ничек кулланганнар? Хәзерге вакытта стратостатларның нинди кулланышларын беләсез?



Физика. 9 сыйныф.
“ Кеше оргаизмы һәм Менделеев таблицасы”. Кешенең төзелеше нидән гыйбарәт? Кешенең күпме өлеше судан тора? Кеше организмы составында нинди химик элементлар бар? Бу химик элементарның һәрберсенең норматив концентрациясе күпме интервалда булырга тиеш? Кеше организмында химик элементлар шул нормативтан ким булса, организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә? Нормативтан артык булса? Бу нормативны ничек сакларга? Гомумән, без бу юнәлештә үзебезненң сәламәтлек турында ничек кайгыртырга тиеш?



Физика. 10 сыйныф.
“ Булат-кылыч”. Булат-кылычның тарихы турында нәрсәләр беләсез? Тимер, корыч, чуен төшенчәләренә аңлатма бирегез. Корыч нинди маркаларда булырга мөмкин? Корычның мондый маркалары бер-берсеннән ничек аерыла? Корычның төрле маркаларын кайларда һәм нинди максатларда файдаланалар? Спектраль анализ турында ниләр беләсез? Корыч коюда спектраль анализның нинди әһәмияте бар? Корычны чыныктырганда төсләр алмашу (цвета побежалости) турында аңлатыгыз. Аның нинди әһәмияте бар? Шулар нигезендә булат-кылыч турында аңлатма бирегез.



Информатика. 8 сыйныф.
“«Power Point»та презентация”. Компьютерда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата презентация ясарга кирәк. Презентация 20 кадрдан артмаска тиеш. Презентацияне башкарганда түбәндәге шартлар үтәлсен иде: Сугыш чорын чагылдырган рәсем-фотолар, тылдагы хезмәтне чагылдырган рәсем-фотолар булу, җирле материалларны файдаланганда сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын, аларның аларның хәрби бүләкләрен күрсәтү, яшьләрнең, укучыларның ветераннар белән очрашуларын чагылдыру.



Информатика. 9-10 сыйныфлар.
“ Интернетта форум”. Форум 9 сыйныф укучылары өчен аерым, 10 сыйныф укучылары өчен аерым үткәрелә. Форумда катнашканда форум кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Форумда регистрация үтү таләп ителми. Форумга кергәндә Имя урынына фамилияне яки исемеңне язарга кирәк. Форумга ничә тапкыр керсәң дә, исем үзгәрергә тиеш түгел. Чөнки шул исем белән ахырдан нәтиҗәләр санала. Город дигән урынга мәктәп исемен языгыз. Форум иптәшләреңә сораулар бирү һәм алар биргән сорауларга җаваплар язу рәвешендә алып барыла. Сораулар нигездә физика, математика, информатика, инженерия фәннәре юнәлешендә булырга тиеш. Мәгънәсез сораулар язу, бер-береңне кимсетү рәвешендәге язмалар булырга тиеш түгел. Сораулар да, җаваплар да рус яки татар телендә булырга мөмкин.





Инженерия. 8 сыйныф.
Төрле калынлыктагы,төрдәге сызым сызыклары кулланып, ирекле сызым башкарырга. Сызым нинди дә булса детальнең өч проекциясе яки изометриясе булырга мөмкин. Сызымнарда нинди төр сызыклар кулланыла, мөмкин кадәр бу төр сызыклар файдаланган җулса яхшы. Сызымны А4 форматында сызым битенә эшләргә һәм сканировать итеп җибәрергә кирәк. Компас программасында эшләнгән сызым югарырак бәяләнә.



Инженерия. 9-10 сыйныфлар.
Геометрик фигуралар, геометрик җисемнәр һәм аларның өслекләре җәелмәсе сызымнары. Геометрик җисемнәрнең төрләрен укучы үзе сайлап ала. Сызымнарның күләме ике-өч биттән артмаска тиеш. Сызымны А4 форматында сызым битенә карандаш белән эшләргә һәм сканировать итеп җибәрергә кирәк. Компас программасында эшләнгән сызым югарырак бәяләнә.





Биремнәрне өлешчә генә дә башкарырга мөмкин. Булдырган кадәрен эшләгез! Уңышлар телибез! Эшләрне 20 мартка кадәр abaga2010@yandex.ru адресына җибәрергә.


Икенче тур биремнәре


Биремнәрне башкарганда мөмкин кадәр күбрәк чыганаклардан файдаланырга тәкъдим ителә. Тупланган мәгълүматларны анализларга, үз сүзләрен белән гомумиләштерергә һәм нәтиҗә чыгарырга кирәк. Интернеттан күчереп алынган озын материаллар җибәрергә кирәкми. Язмалар кыска, аңлаешлы, үз фикерең белән баетылган булсын. 3-4 биттән артмасын. Кыскалыкта осталык!


Физика. 8 сыйныф.
“Шлюзлар төзелеше”. Нәрсә ул шлюз? Шлюзлар кайларда була? Космик корабльдә шлюз нинди максатта куланыла? Башка урыннарда? Елгаларда (плотиналарда һәм каналларда) шлюзлар нинди максатны үти? Плотиналардагы һәм каналлардагы шлюзларның төзелешен аңлатып бирегез. Андагы шлюзлардагы алгы һәм арткы капкалары төзелешенең һәм эшләү принципларының үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Капкалар ничек ачыла һәм ябыла? Волга-Дон каналында мондый капкаларның саны ничә?



Физика. 9 сыйныф.
“Венера планетасы”. Венера планетасының кояш системасындагы тоткан урыны һәм үзенчәлекләре. Венера планетасындагы табигый шартлар. Венера плпнетасын өйрәнү тарихы. Космик аппаратлар белән Венера ничек өйрәнелгән? Советлар Союзы һәм Америка бу юнәлештә нинди нәтиҗәләр тапкан? Космик аппаратлар белән Венераны тагын кайсы ил галимнәре өйрәнгән һәм нинди нәтиҗәләргә ирешкән? Венера планетасын без кайсы вакытларда һәм ничек күзәтә алабыз?



Физика. 10 сыйныф.
“Медицинада һәм сәнәгатьтә (произволствода) лазерлар”. Лазер нәрсә ул? Аның төзелеше һәм эшләү принцыбы нидән гыйбарәт? Аның тарихы нинди? Лазерлар медицинада нинди максатларда һәм ничек кулланыла? Хәрби эштә лазерларның кулланылышы нидән гыйбарәт? Промышленностьның кайсы тармакларында лазерлар нинди максатларда кулланыла? Конкрет мисаллар китерегез. Лазерларның киләчәге нинди?



Информатика. 8 сыйныф.
“Microsoft Office”. Офис программаларына без нинди программаларны кертәбез? Бу программалар безгә нинди эшләрне башкарырга ярдәм итә? Таблицалар төзегәндә без нинди программалар куллана алабыз? Таблицалар ярдәмендә исәп-хисаплар башкарганда без ниләр эшли алабыз? Бирелмәләр базасы нәрсә ул? Аның ярдәмендә нәрсәләр эшләп була? Аны нинди программа ярдәмендә башкарабыз:



Информатика. 9 сыйныф.
“Paint”та эмблемалар”. “Paint” поограммасы кулланып эмблемалар ясарга кирәк. Сез ясаган эмблемалар саны 5 кә кадәр булырга мөмкин. Сезнең эмблема моңа кадәр булган эмблемаларны кабатламаска тиеш. Башта интернетта яки газета-журнал битләрендә булган башка эмблемаларны өйрәнергә кирәк. Эмблема гади дә, аңлаешлы да булырга тиеш. Эмблема ясау өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: Казан универсидасы, Сочи олимпиадасы, мәктәп эмблемасы, авыл эмблемасы, “Яшьлек” эмблемасы һ.б. Билгеле булган эмблемалар кабатланмасын.



Информатика. 10 сыйныф.
“Физика законнары анимациядә”. “Power Point” программасы кулланып, физика законнарын хәрәкәтләрдә чагылдырган 10 кадр башкару таләп ителә. Мәсәлән: атом төзелешендә электроннар хәрәкәте, математик маятникның сүнә һәм сүнми торган тирбәнешләре һ.б. һ.б. Мондый кадрларны ясау өчен башта физика законнары буенча хәрәкәтле тәҗрибәләр сайлап алырга кирәк. Аннан соң презентация ясаганчы, башта “Paint”та кечкенә рәсемнәр ясарга, аларны кадрга күчерергә, аннары “анимация” бүлегенә кереп, аларны төрле хәрәкәтләр ясарга мәҗбүр итәргә кирәк.



Инженерия. 8 сыйныф.
“Волга-Дон каналы сызымы”. Каналның гомуми сызымын һәм шлюзлар системасының аерым бер секциясенең сызымын А4 форматындагы кәгазьгә сызым кагыйдәләрен кулланып сызарга кирәк. Аерым өлешләренең ни өчен кулланылышын аңлатып бирергә



Инженерия. 9 сыйныф.
“Судомодель сызымы”. Нинди дә булса судно моделенең гадиләштерелгән сызымын табып, аны өйрәнергә. Сызымын А4 форматында аерым биткә күчереп сызарга. Аерым детальләрнең ни өчен кулланылганын аңлатып бирергә. Сызым “Компас” программасы белән компьютерда башкарылса, югары бәяләнә.



Инженерия. 10 сыйныф.
“Электр двигателе һәм аны таташтыру сызымы”. Электр двигателе чорнауларын үзара нинди формаларда тоташтыралар? Мондый тоташтырулар сызымнарда ничек күрсәтелә? Биредә даими ток двигательләре турында да, алмаш ток, шул исәптән өч фазалы ток двигательләре турында да сүз алып барыла. Двигатель үткәргечләрен һәм двигательне электр челтәренә тоташтыру төрләрен сызым битендә башкарырга. Сызым “Компас” программасы белән компьютерда башкарылса, югары бәяләнә.



Биремнәрне өлешчә генә дә башкарырга мөмкин. Булдырган кадәрен эшләгез! Уңышлар телибез! Эшләрне 20 гыйнварга кадәр abaga2010@yandex.ru адресына җибәрергә.


2009-2010 уку елы
Беренче тур биремнәре


Физика. 8 сыйныф.
“Понтоннар”. Җисемнәрнең суда йөзү һәм бату шартлары. Архимед законы. Понтоннарның төзелеше һәм эшләү ысулы. Диңгез һәм океан төпләреннән баткан корабларны күтәрү ысуллары. Бу эштәге проблемалар һәм океан төпләрендәге хәзинәләр турында.

Физика. 9 сыйныф.
“Эконом лампалар”. Электр лампалары тарихы. Беренче лампаны кем уйлап тапкан? Аларның төзелеше һәм эшләү принциплары. Лампаларны камилләштерү, төрләре, файдалану урыннары. Хәзерге зманның энергияне аз тотучы лампалары турында. Аларны кемнәр чыгара, нинди формаларда, Формалары һәм бәяләре нинди?

Физика. 10 сыйныф.
“Күренми торган самолет”. Тавыш локаторлары һәм радиолокаторлар. Төрләре, урнаштыру объектлары. Җирдә, самолетларда, корабльләрдә урнаштырылган локаторлар. Хәрби эштәге локаторлар. Локаторларга күренми торган нинди самолетлар яки башка төр объектлар була? Хәзерге заман локаторларының үзенчәлеге.

Информатика. 8 сыйныф.
“E-mail”. Шәхси электрон почта әрҗәсе булдыру. Электрон хат җибәрү. Укучы үзенең электрон почтасын ясарга һәм шуннан абага адресына хат җибәрергә тиеш. Хатта “Спам”ның нәрсә икәнен аңлатып язарга кирәк.

Информатика. 9 сыйныф.
“Power Point”. Хәрәкәт итүче объектлар кулланып, “Алтын көз” темасына 10 кадрдан торган презентация эшләү. Яфраклар коелу, машиналар хәрәкәте яки башка төрле хәрәкәтләр белән презентацияне бизәргә мөмкин.

Информатика. 10 сыйныф.
“Пингвин”. “Линукс” операцион системасының “Windows”тан аермалары һәм өстенлекләре турында. Линукс иоперацион системасының төрләрен, шул исәптән Легкий Линукс һәм Линукс мастер вариантларын анализларга мөмкин

Инженерия. 8 сыйныф.
“Понтоннар”. Понтон төзелешенең гадиләштерелгән сызымын эшләргә. Сызымны кәгазьбитендә кулдан сызым кагыйдәләрен кулланып эшләргә тәкъдим ителә.

Инженерия. 9 сыйныф.
“Яктылык нурлары”. Телескопта, фотоаппаратта, микроскопта нурлар йөрешен сызарга. “Компас” программасында эшләнсә, югары бәяләнә. Сызымга аңлатмалар да язарга кирәк. Монда нинди үзенчәлекләр бар? Сызым ничек башкарылды?

Инженерия. 10 сыйныф.
“Шрифтлар”. Кәгазьдә сызым шрифтларын кулдан язарга һәм сканер аша компъютер вариантын эшләргә. Шрифтлар баш һәм юл шрифтлары алфавит тәртибендә эшләнә. Әмма алфавит ахырдан алга таба язылырга тиеш. Компьютер бары тик сканировать итү өчен генә кулланыла. Шрифтлар кулдан языла.

Биремнәрне өлешчә генә дә башкарырга мөмкин. Булдырган кадәрен эшләгез! Ужышлар телибез! Эшләрне 20 ноябрьгә кадәр abaga2010@yandex.ru адресына җибәрергә.


Биремнәр. 2008-2009 уку елы. 9-сезон

    Өченче һәм дүртенче тур биремнәре

20 февраль 2009 ел

    «Абага»ның йомгаклау туры апрель аенда үткәреләчәк. Анда иң-иңнәр, призерлар ачыкланачак. Өченче турдан ук шул финал турына хәзерләнә башлыйбыз. Өченче турда өйдә башкарган биремнәрне беркетү тәртибендә финалда комиссия алдында исбатларга кирәк булачак.

    Физикадан биремнәр

    Мәктәп китапханәләренә февраль аенда КГУ галимнәре А.И.Фишман, А.И.Скворцов, Р.В.Дәминов иҗат иткән 2 CD дисктан торган мультимедиа программасы кайтты. Ул «Физические эксперименты» дип атала. «Абага»чылар иң беренче шушы пакетны бик яхшылап өйрәнергә тиеш. Пакет бик аңсат компьютер хәтеренә урнаштырыла. Пакет 93 видеомәсәьләдән, 28 лаборатор эштән, 71 тәҗрибәдән, 5 модельләштерүдән тора. Дискта мәсьәләләрнең аңлатмалары, чишелешләре, нинди чыганаклардан өйрәнергә кирәклеге күрсәтелгән. Лаборатор эшләрне башкару өчен таблицалар, үлчәү приборлары бирелгән. Тәҗрибәләр һәм модельләштерүләр катлаулы түгел. Аларны үзләштерү өчен чыганаклар күрсәтелгән.

    Өченче тур



    Абага биремен үтәүче укучы шушылар арасыннан сайлап алып, 1 лаборатор эшне һәм 3 тәҗрибәне өйрәнергә тиеш. Укучы кайсы класста укуына карап, үзенә ошаган эшне сайлап ала. Бер мәктәптән ике яки берничә укучы катнашкан очракта, лаборатор эш темасы һәм тәҗрибә темасы кабатланырга тиеш түгел. Һәр укучының темасы аерым булырга тиеш. Лаборатор эшне диск инструкциясендә күрсәтелгәнчә башкарырга. Аңлатмалар бирергә. Өченче турда укучы эш нәтиҗәләрен электрон почта аша җибәрә. Өченче тур җавапларында укучы, шулай ук, үзе сайлап алган өч тәҗрибгә аңлатма бирергә тиеш. Тәҗрибәнең сызымын сызарга, кирәк булса рәсемен ясарга, формулаларын язып аңлатырга кирәк була.

    Дүртенче тур

    Дүртенче турда (әгәр укучы дүртенче турга үтсә), өченче турда башкарган лаборатор эшне ничек башкаруы турында видеопроектор аша аңлатып бирә. Дүртенче турда исә укучы өченче турда сайлап алган тәҗрибәне кабатламый. Билет алып, шунда күрсәтелгән темадагы тәҗрибәне экран аша комиссия алдында аңлатып бирергә тиеш. Дүртенче турда һәр укучы 2 тәҗрибәне аңлата. Моннан тыш, дүртенче турда укучы билет алып, бер видеомәсьләне дә аңлатып бирергә тиеш була. Дүртенче турда кайсы классларга нинди номердагы мәсьәләләр, нинди номердагы тәҗрибәләр тәкъдим ителү турында исемлек бу биремгә теркәлә.
    “Физические эсперименты” дискындагы материалларны классларга бүлү исемлеге:
    Биредә темаларның диск эчтәлегендәге тәртип номерлары гына бирелә. Диск эчтәлегенең тәртип номерларына туры килгән темалар исемлеген, дискны үзегезнең компьютер хәтеренә урнаштыргач, түбәндәге адрес белән, текст форматындагы файлны ачып, печатьләп алырга кирәк: C:\Program Files\NMG\PhysExp\lang\russian\namallrt.txt
    Дүртенче тур өчен видеомәсьәләләр бүленеше:
    8 класс өчен: v10, v12, v13, v14, v41,v48, v49,v50, v51, v61.
    9 класс өчен: v1, v2, v3, v4, v5, v7, v9, v31, v62, v63.
    10 класс өчен: v15, v16, v28, v32, v37, v40, v42, v52, v77, v78.
    Дүртенче тур өчен тәҗрибәләр бүленеше:
    8 класс өчен: d130, d150, d151, d160, d165, d166, d167, d170, d201, d202, d204, d205, d206, d207, d208, d209, d213, d215, d216, d217, d219, d304.
    9 класслар өчен: 8 класс өчен булганнары + d168, d210, d211, d212, d214, d221.
    10 класслар өчен: 8 һәм 9 класс өчен булганнары + d172, d173, d178, d300, d301, d302. Эшләрнең исемлеген монда карый аласыз

    Информатика биремнәре


    Өченче тур

    Укучы үзе теләгән фәннән (информатика, математика, физика, химия, биология яки башка фән булырга мөмкин) үз мәктәпләрендә үткәрелгән нинди дә булса бер дәрескә компьютер презентациясе төзи. Презентациядә кулланылган рәсемнәргә, сызымнарга аңлатма бирергә кирәк. Кулдан эшләнгәнме, берәр кайдан алынганмы? Үзегезнең дәрестә төшерелгән фотолар, видеоклиплар кулланылса, тавыш яздырылган булса, тагын да яхшы. Презентациянең күләме 2-3 Мбтан артмаска, 10 кадрдан ким, 30 кадрдан артык булмаска тиеш. Презентацияне электрон почта аша җибәрергә. Бер мәктәптән җибәрелгән дәрес темалары кабатланмаска тиеш. Һәр укучының эше индивидуаль була.

    Дүртенче тур

    Дүртенче турда (әгәр укучы дүртенче турга үтсә), өченче турда башкарган презентацияне ничек эшләве турында комиссия каршында аңлатырга һәм сорауларга җавап тоттарга тиеш.

    Инженерия биремнәре

    Өченче тур

    Укучы “КОМПАС” программасы белән эшләргә өйрәнергә тиеш. Шушы программаны кулланып, биремгә теркәлгән сызымны “КОМПАС” программасы ярдәмендә күчереп сызарга. Укучы шушы сызымны .cdw расширениесендә электрон почта аша җибәрә. А4 форматында кәгазь битендә печатьләп җибәрсәгез дә була. «Компас» программасын һәм аның дәреслеген методик үзәк компьютерында (Зиннәтуллин Р.Ш.) калдырам. Аны электрон почта аша җибәрү кыен, чөнки күләме 108 Мб
.

8-класс укучылары өчен


9-класс укучылары өчен


10-класс укучылары өчен


    Дүртенче тур

    Укучы дүртенче турда комиссия алдында “КОМПАС” программасы белән эшләү алымнарын күрсәтергә тиеш. Комиссия таләбе буенча нинди сызыклар кулланып, нинди фигуралар сызарга, үлчәмнәрне күрсәтергә һәм башка төр эш алымнарын компьютер каршында эшләп күрсәтергә тиеш.

    Өченче тур эшләрен җибәрү срогы 20 мартка кадәр. Булдыра алган кадәр эшләгез!


Икенче тур биремнәре
25 декабрь 2008 ел.
     8 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Электр транспортлары».
     Трамвай, троллейбус, электр поезды, метро поезды, электромобиль һ.б. Аларның кыскача төзелеше, эшләү принциплары, башка транспорт төрләреннән өстенлекләре, кимчелекләре, тарихы. Электр транспортларының Казанда һәм безнең тирәдә кулланылышы. Җавап язганда Казанда беренче трамвайның кайчан барлыкка килүе, беренче троллейбусның йөри башлавы, Арча-Казан юлында беренче электр поездының кайчан йөри башлавы, Казан метросы турында да киңрәк тукталырга мөмкин.
     Информатика. «Әкият».
     Нинди дә булса билгеле әкияткә нигезләп, «Power Point»та кимендә 10 кадрлы презентация эшләргә. Кулланган рәсемнәрнең кайдан алынганлыгын, кайсыларын үзең ясаганлыгын күрсәтергә. Әкият тексты теләсә кайсы халык әкиятеннән алынган була ала. Бер кадрда берничә рәсем файдаланып була. Рәсемнәр хәрәкәтләнә торган (анимацион) булсалар тагын да яхшы. Рәсемнәрне төрле рәсемнәр җыелмасыннан яки төрле презентацияләрдән сайлап алырга мөмкин. Әкият текстын да рәсемнәрне дә кайдан алганлыгың турында төгәл чыганакларын күрсәтергә кирәк.
     Инженерия. «Капка эшләү сызымы».
     Капка тимердән дә, агачтан да, профнастилдан да булырга мөмкин. Төп сызымы фронталь сызым була. Өстәмә детальләрне аерым-аерым да күрсәтергә мөмкин. Капканың бизәкләре үрнәген интернеттан да, китап-журналлардан ала аласыз. Әмма кайдан алганлыкны күрсәтергә кирәк. Берничә төрле бизәкле итеп берничә капка да эшләп була. Компас программасы кулланып компьютерда эшләнгән сызымнар югары бәяләнә. Аннары сызым кораллары кулланып үзең сызым битендә эшләгән сызымнар кыйммәтле була. Интернеттан копировать ителгән яки китап-журналдан сканировать итеп алынган эшләрнең бәясе кечкенә. Хәтта алар бик матур булсалар да.
     9 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Ай һәм кеше».
     Башта кыскача гына космоска иң беренче юл салган 10 космонавт һәм астронавт турында белегез. Аннары космик ракеталар һәм космик корабльләр белән айны өйрәнү темасын яктыртырга кирәк. Айда барлыгы ничә кеше булган? Кемнәр алар? Алар нәрсәләр тикшергән? Айга кеше җибәрү кайчан һәм ни өчен туктатылган? Булдыра алган кадәр менә шул мәгълүматларны тупларга.
     Информатика. «Интернетта форум»
     20 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр вакытта физика, астрономия һәм информацион технологияләр темасына укучылар интернет сайтына сораулар куялар, башкалар куйган сорауларга җаваплар язалар. Бу эш һәр ике класс өчен аерым үткәрелә. 9 класс укучылары бары тик 9 класс укучылары соравына гына җавап бирә. 10 класслар бары тик 10 класс укучылары куйган сорауларга гына. Сораулар да, җаваплар да рус телендә дә татар телендә дә булырга мөмкин. Җавапны бары тик шул сорау астына гына язасы. Сорау яки җавап язганда исемеңне һәм мәктәп исемен гел бер төрле генә язасы. Йомгак ясаганда шул исем белән минем эшләргә сортировка ясыйсы була. Төрле исем белән кергәндә җавапларың исәпкә алынмыйча калырга мөмкин. Бер сорауга җавап 5-6 җөмләдән артмаса яхшы була. Кыска төгәл һәм аңлаешлы булсын. Кайдандыр күчереп куелган озын җавапны укып утыру туйдыра. Җавап язганда, үз мәктәбең укучысы биргән сорауга язылган җавап кабул ителми. Сораулар язганда алдыгыларын укырга кирәк. Бер үк сорауны кабатларга кирәкми.
     Инженерия. «Бүрек тегү сызымы».
     Бүрек ирләр бүреге дә, хатын-кызлар бүреге дә булырга мөмкин. Хәтта өстәмәсенә түбәтәй сызымы да эшли аласыз. Изометрик рәсеме булса да әйбәт, әмма беренче чиратта сез эшли торган бурекнең аерым детальләрен сызарга кирәк. Тегү өлешен дә күрсәтергә. Тышкы детальләрне аерым, эчке детальләрнең сызымнарын аерым күрсәтергә. Ахырдан бу детальләрне ниниди тәртиптә үзара беркетеп, тегү тәртибен аңлатып бирергә кирәк.
     10 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «ПРО, ПВО, «Искәндәр» һәм башкалар».
     ПРО – Россия атом-төш ракеталарыннан саклану өчен Америка өстенә куелган хәрби зонт. Аны кайчан плпнлаштырганнар һәм кайчан куйганнар? Хәзер ПРОны көнбатыш Европадагы NATO илләре өстенә куярга уйлыйлар. Моны кемнәр планлаштыра? ПВО (противовоздушная оборона) – дошман атом-төш ракеталарыннан Мәскәүне һәм Россиянең һава чикләрен саклау системасы. Моңа радарлар, авиация, ракета системалары, шул исәптән «Искәндәр» дә керә. «Искәндәр» турында күптән түгел президент Медведев бөтен дөньяга шаулады. Радарлар кайчан барлыкка килгән? Аның нинди төрләре бар: ничек эшли? Шушы теманы физика күзлегеннән чыгып яктыртырга кирәк. Җаваплар үз сүзләрегез белән язылган булырга тиеш. Комьютерда язганда 3 биттән артмаска, кулдан язганда 5 биттән артмаска тиеш. Интернеттан күчерелгән озын язмалар кирәкми. Интернеттан файдаланмаска дигән сүз түгел Интернеттан алынган материаллардан кирәкле өлешен генә конспектлаштырып язарга кирәк.
     Информатика. «Интернетта форум».
     20 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр вакытта физика, астрономия һәм информацион технологияләр темасына укучылар интернет сайтына сораулар куялар, башкалар куйган сорауларга җаваплар язалар. Бу эш һәр ике класс өчен аерым үткәрелә. 9 класс укучылары бары тик 9 класс укучылары соравына гына җавап бирә. 10 класслар бары тик 10 класс укучылары куйган сорауларга гына. Сораулар да, җаваплар да рус телендә дә татар телендә дә булырга мөмкин. Җавапны бары тик шул сорау астына гына язасы. Сорау яки җавап язганда исемеңне һәм мәктәп исемен гел бер төрле генә язасы. Йомгак ясаганда шул исем белән минем эшләргә сортировка ясыйсы була. Төрле исем белән кергәндә җавапларың исәпкә алынмыйча калырга мөмкин. Бер сорауга җавап 5-6 җөмләдән артмаса яхшы була. Кыска төгәл һәм аңлаешлы булсын. Кайдандыр күчереп куелган озын җавапны укып утыру туйдыра. Җавап язганда, үз мәктәбең укучысы биргән сорауга язылган җавап кабул ителми. Сораулар язганда алдыгыларын укырга кирәк. Бер үк сорауны кабатларга кирәкми.
     Инженерия. «Телевизорның блок схемасы».
     Телевизорлар күп төрле булалар. Алар аерым блоклардан торалар. Һәрбер блок турыпочмаклыклар рәвешендә генә күрсәтелә. Әмма алар үзара бер берсе белән нинди тәртиптә тоташалар, Һәрбер блокның исеме нинди, ул нинди вазифа башкара? Һәрберсе турында аңлатып язарга кирәк. Телевизорлар да күп төрле булганлыктан, Схемалары да күп төрле. Тапкан схемаларыгызны өйрәнеп сез схеманы үзегез компьютер программасы кулланып сызарга тиеш. Әзер схемаларны гына күчереп бирү югары балл алырга мөмкинлек бирми. Кайсы телевизорларның схемаларын, кайлардан алып файдалануыгыз турында күрсәтергә кирәк. Искәртәбез: телевизорны ачмаска, эчен карап схеманы күреп булмый. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!
     Биремнәрне үтәгәндә ярдәм алу өчен иң беренче булып укытучыларга мөрәҗәгать итегез. Физика биремнәрен башкарганда физика укытучыларына, информатикадан — информатикларга, инженериядән — сызым, технология укытучыларына. Инженерларга һәм башка белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә дә кирәк булыр. Уңышлар сезгә! Яз көне призлар алучылар исемлегендә булуыгызны телим!
     Җавапларны 20 гыйнварга кадәр түбәндәге адресларның берсенә җибәрергә кирәк: 422242, Балтач районы, Түнтәр авылы, Зарипов Рәфхәткә. Электрон почта аша җибәрсәгез тагын да яхшы: abaga2008@yandex.ru


Беренче тур биремнәре
15 октябрь 2008 ел.
     8 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Балта остасы».
     Төзелеш башкаручы осталар кайвакытта балтасын яки чүкечен ике бармагына кыстырып, бер күзләрен кысып, нәрсәдер тикшерәләр. Кадак какканда кайвакытта кадак янына ни өчендер бер бармакларын терәп куялар. Балта остасының бу гамәлләрен физика законнарына нигезләп аңлатып карагыз. Балта остасының бу гамәле белән югары көчәнешле электр баганасын һәм электр үткәргечләрен чагылдырган рәсем арасындагы уртаклыкны табарга тырышыгыз. Рәсемдә куелган сорау билгесенә игътибар итегез. Әгәр дә биремнең бу ахыргы соравына җавап таба алмасагыз, аптырамагыз. Белгән кадәр алда куелган сорауларга җавап бирсәгез дә була. Күпме беләсез. шуның кадәр җавап язып җибәрегез.
     Информатика. «E-mail».
     Интернетта үзеңә шәхси почта әрҗәсе булдырырга. Әрҗә булдыру турында аңлатып abaga2008@yandex.ru адресына хат язарга. Электрон почтаның мөмкинлекләрен һәм өстенлекләрен тасвирларга. «Абага»ның Кунак китабына кереп, үз фикереңне язып калдырырга кирәк. Әгәр дә үзегезнең өйдә интернет бар икән, электрон почта тартмасын өй компьютеры ярдәмендә ясый аласыз. Әгәр дә өегездә компьютер юк икән, укытучыгыз белән сөйләшеп мәктәп компьютерыннан файдаланыгыз. Электрон почта тартмасы ясый белмәсәгез, укытучылардан яки әти-әниләрегездән сорагыз. Тартма ясаганда паролегезне онытмас өчен, аны аерым бер билгеле урынга (әйтик, кесә блокнотыгызга) язып куегыз. Электрон почта тартмасына нинди хатлар, кайлардан килергә мөмкин, электрон почта тартмасының тагын нинди үзенчәлекләре бар? Барысы турында да үз сүзләрегез белән аңлатып җавап язып җибәрсәгез яхшы булыр.
     Инженерия. «Радиосхема».
     Сызымда радиодетальләр ничек күрсәтелә? Радиодетальләр катнашында нинди дә булса бер схема сызарга һәм аны анализлап бирергә. Башта иң гади радиодетальләрне сызымда күрсәтелүне белергә кирәк. Аннары гына катлаулырак сызымнарга күчәргә. Ничек булдыра аласың, шуның кадәр эшләргә тырыш. Сызым укытучысы белән дә, физика, информатика укытучысы белән дә киңәш. Сызымнарны китаплардан сайларга яки интернеттан алырга мөмкин. Әмма аны копировать итеп түгел, ә сызым битенә сызым кагыйдәләрен туры китереп, карандаш белән сызарга кирәк. Схеманың һәр өлешен аңлату кирәк. Сызым кәгазе битендә башкарылган сызымыңны абагага җибәрәсе була. Сызымыгызны сканер ярдәмендә компьютер хәтеренә кертсәгез, компьютер вариантын электрон почта аша җибәрә аласыз. Ул вакытта сызымның кәгазьдәге вариантын җибәрү кирәк түгел. Сызымны "Компас" программасы белән компьютерда башкару варианты да булырга мөмкин. Ничек кенә булса да, укытучыларның ярдәмен сорагыз
     9 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Рус космонавтикасының өч киты».
     Болар: космик корабль конструкторы, двигательләр конструкторы һәм очыш траекториясен исәп-хисап башкаручы. Советлар чорында бу галимнәр биографиясе һәм аларның фәнни эшчәнлеге җиде йозак астында булды. Хәзер бу йозак ачык. Аларның Совет космонавтикасын үстерүдәге уртак эшчәнлекләре турында материаллар туплап карагыз. Билгеле, бу мәгълүматларны дәреслек битләреннән генә таба алмассыз. Бу өч галим турында тулы материал да җыя алмавыгыз бар. Әмма ничек кенә булса да, булган кадәр эзләнегез, укытучылардан, өлкәннәрдән сорагыз. Никадәр күптөрле мәгълүмат туплый алсагыз, шуның кадәр яхшы булыр. Күбрәк белсәгез, начар түгел бит, шулаймы? Әйдәгез, эзләнергә!
     Информатика. «Балтачта «Эпицентр». Бу бирем 9 һәм 10 сыныф укучылары өчен уртак. "Эпицентр" тарафыннан бирелә торган махсус өч приз да бу ике сыйныф укучылары өчен уртак.
     «Эпицентр» эшчәнлеген тирәнтен өйрәнергә кирәк. Анда нинди конфигурациядәге компьютерлар һәм башка төр оргтехника сайлап алырга мөмкин. Аларның төрләрен, бәяләрен һәм башка төр өстенлекләрен күрсәтеп прайс-лист төзергә кирәк. Бу биремне иң яхшы башкаручыларга «Эпицентр» администрациясе өч приз билгели: МР3 плеер 1 Гб, Флешка 4 Гб, Флешка 1 Гб. Бу призлар декабрь аенда яңа ел бүләкләре буларак тапшырылачак. "Эпицентр" призлары бирелсә дә, бу биремне башкарган өчен тупланган баллар гомуми тәртипләр буенча абагада катнашуның исәп-хисабына язылып барыла һәм финалга чыгуда да үз ролен башкара. "Эпицентр" призлары өстәмә кызыксындыру призлары гына булып тора. Әйдәгез "Эпицентр"ны штурмлап карагыз әле. Анда сезне ничек каршы алырлар, бу турыда да мәгълүматлар язып җибәрә аласыз.
     Инженерия. «Миллениум».
     Күперләр төзелеше сызымын аңлатырга. Казандагы «Миллениум» күперенең тышкы күренешен сүрәтләгән сызым эшләргә. Башта гомумән, күперләр сызымнарын өйрәнергә кирәк. Төрле рәвештәге күперләр булырга мөмкин. Күпер сызымнарын китаплардан яки башка сызымнардан үзегезнең сызым битенә күчереп сызыгыз. Аннары «Миллениум» күперенең сызымын сызым битендә башкарырга кирәк. Әгәр дә «Миллениум» күпере сызымын эшли алмасагыз башка күпер сызымын да башкарырга була. Ул вакытта балларыгыз гына кимрәк булырга мөмкин. Күперләр төзелеше өчен инженерия таләпләрен күрсәтергә кирәк. Сызым кәгазе битендә башкарылган сызымыңны абагага җибәрәсе була. Сызымыгызны сканер ярдәмендә компьютер хәтеренә кертсәгез, компьютер вариантын электрон почта аша җибәрә аласыз. Ул вакытта сызымның кәгазьдәге вариантын җибәрү кирәк түгел. Сызымны "Компас" программасы белән компьютерда башкару варианты да булырга мөмкин. Ничек кенә булса да, укытучыларның ярдәмен сорагыз
     10 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Женевадагы клиндер».
     Ул чыннан да гадәттән тыш зур клиндер рәвешендә. Зурлыгы буенча да, бәясе буенча да, аның белән тәҗрибә кылучы галимнәр саны, бу проектта катнашкан илләр саны буенча да аңа тиңнәр юк. Клиндер турында гайбәтләр дә күп йөрде: имеш ул кара тишем тудыра, шул тишем башта Женеваны, аннары Европаны һәм ниһаять бөтен Җир шарын үзенә йотачак. Беренче тәҗрибә уңышлы үтте. Бер нәрсә дә йотылмады. Әмма бер атнадан клиндер сафтан чыкты. Икенче тәҗрибә яз көне генә булачак. Клиндер (аны русча коллайдр диләр) эшчәнлеген физика законнары күзлегеннән чыгып аңлату сорала. Чынлыкта, коллайдер яңа корылма түгел. Андый тикшеренү үзәкләре советлар заманында моннан 40 ел элек Мәскәү астында төзелгән иде. Хәзер дә эшли ул. Аның аталышы гына башка төрле һәм күләме генә кечкенәрәк. Америкадада да бар ул. башта әнә шулар турында мәгълүматларны эзләп табарга кирәк. Аннары гына хәзерге коллайдерга тотынырга! Күпме булдыра аласың, шуның кадәр мәгълүмат таба аласың. Анысы синең үзеңнән тора.
     Информатика. «Балтачта «Эпицентр». Бу бирем 9 һәм 10 сыныф укучылары өчен уртак. "Эпицентр" тарафыннан бирелә торган махсус өч приз да бу ике сыйныф укучылары өчен уртак.
     «Эпицентр» эшчәнлеген тирәнтен өйрәнергә кирәк. Анда нинди конфигурациядәге компьютерлар һәм башка төр оргтехника сайлап алырга мөмкин. Аларның төрләрен, бәяләрен һәм башка төр өстенлекләрен күрсәтеп прайс-лист төзергә кирәк. Бу биремне иң яхшы башкаручыларга «Эпицентр» администрациясе өч приз билгели: МР3 плеер 1 Гб, Флешка 4 Гб, Флешка 1 Гб. Бу призлар декабрь аенда яңа ел бүләкләре буларак тапшырылачак. "Эпицентр" призлары бирелсә дә, бу биремне башкарган өчен тупланган баллар гомуми тәртипләр буенча абагада катнашуның исәп-хисабына язылып барыла һәм финалга чыгуда да үз ролен башкара. "Эпицентр" призлары өстәмә кызыксындыру призлары гына булып тора. Әйдәгез "Эпицентр"ны штурмлап карагыз әле. Анда сезне ничек каршы алырлар, бу турыда да мәгълүматлар язып җибәрә аласыз.
     Инженерия. «Лаборатория штативы».
     Җыелма сызымга аңлатма бирергә. Физика яки химия кабинетында кулланыла торган лаборатория штативының җыелма сызымын эшләргә. Җыелма сызымны детальләргә. Детальләрнең сызымнарын һәм киселештә берләштерелгән сызымны кәгазьдә эшләргә. Мәктәпләрдә штативлар җитәрлек. Һәм алар күптөрле булырга мөмкин. Әмма сез аның бер генә төрен сайлап алыгыз. Һәм аны детальләргә таркатып, аерым сызымнарын һәм аннары гомуми җыелма сызымын эшләгез. Эш сызым кәгазе битендә бөтен төр сызым кагыйдәләрен үтәп башкарылырга тиеш. Күпме булдыра аласыз, шуның кадәр эшләгез! Сызым кәгазе битендә башкарылган сызымыңны абагага җибәрәсе була. Сызымыгызны сканер ярдәмендә компьютер хәтеренә кертсәгез, компьютер вариантын электрон почта аша җибәрә аласыз. Ул вакытта сызымның кәгазьдәге вариантын җибәрү кирәк түгел. Сызымны "Компас" программасы белән компьютерда башкару варианты да булырга мөмкин. Ничек булдырасыз, шулай яхшы, укытучыларның ярдәмен сорагыз
     Биремнәрне үтәгәндә ярдәм алу өчен иң беренче булып укытучыларга мөрәҗәгать итегез. Физика биремнәрен башкарганда физика укытучыларына, информатикадан — информатикларга, инженериядән — сызым, технология укытучыларына. Инженерларга һәм башка белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә дә кирәк булыр. Уңышлар сезгә! Яз көне призлар алучылар исемлегендә булуыгызны телим!
     Җавапларны 20 ноябрьгә кадәр түбәндәге адресларның берсенә җибәрергә кирәк: 422242, Балтач районы, Түнтәр авылы, Зарипов Рәфхәткә. Электрон почта аша җибәрсәгез тагын да яхшы: abaga2008@yandex.ru

Өченче тур биремнәре. 2007-2008 уку елыныкы
1 март 2008 ел.
     8 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. Космоста физика законнары.
     Биредә механика, гидродинамика, оптика законнарының космик корабльләрдә ничек үзгәрүе турында сөйләргә кирәк.
     Информатика. Почта тартмасы.
     Һәр “абагачы” Интернеттагы кайсы да булса сервердан үзенең шәхси почта тартмасын булдырырга тиеш. Почта тартмасы алу һәм аннан файдалану кагыйдәләре турында абага адресына электрон хат юлларга кирәк. Интернеты булмаган укучы мәктәп Интернетыннан файдаланган очракта да, шәхси почта тартмасы булырга тиеш.
     Инженерия. Кайсы якын?
    
Бирелгән сызымда кайсы нокталарның безгә якынрак булуын аңлатып бирергә. Сызымның булмаган проекциясен эшләргә. Барлык проекцияләрдә бирелгән нокталарны күрсәтергә.
     9 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. Оптик кабель.
     Оптик кабельгә, аның үзлекләренә аңлатма бирергә. Безнең район территориясендә ул кайларда салынган? Сезнең авылда бармы?
     Информатика. Интернетта форум.
     Форумда 9 класс укучылары активлыгы бәяләнә. Калган класс укучылары да катнаша ала. "Абагада форум" битенә керегез. Физика, астрономия, информатика, сызым фәннәре буенча рус яки татар телендә иптәшләрегезгә сораулар языгыз. Үзегез исә башка мәктәп укучылары куйган сорауларга җавап бирегез. Сорауны һәм җавапларны язу тәртипләре форумның башлангыч битендә аңлатылган. Тәртип белән эшләгез!
     Инженерия. Авиамодель сызымы.
     Нинди дә булса авиамодель сызымына тулы анализ ясарга. Ул нинди өлешләрдән тора? Бу сызымны кулланып модельне ничек ясарга?
     10 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. Видео һәм кинофильм.
     Телевизор экраннарында караганда без аны сизмәсәк тә, видеофильм һәм кинофильм арасында аерма бик зур. Төшерү технологиясендә дә, күрсәтү технологиясендә дә. Нинди аермалыклар, үзенчәлекләр алар?
     Информатика. Компьютер презентациясе.
     Мәктәп, авыл, гаилә тормышыннан алып, нинди дә булса темага компьютер презентациясе эшләргә.
     Инженерия. Детальләү.
     Фрезерлау станогының җыелма сызымын һәм аны детальләүне сызарга. Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр детален анализларга.
     Форум сорауларына җавапларны сайт битендә язарга, калган биремнәргә җавапларны компьютерда эшләп, 1 апрельгә кадәр abaga2008@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Кәгазь битендә эшләп, Түнтәр авылы, Зарипов Р.Ш. адресына конверт белән җибәрсәгез дә була. Уңышлар телим!
Икенче тур биремнәре
20 декабрь 2007 ел.
     8 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. Ай-Җир системасы.
     Ай Җир тирәсендә һәм үз күчәре тирәсендә ничек хәрәкәт итә? Айның тарту көче нәтиҗәсендә океан суларының һәм җир кабыгының күтәрелү нәтиҗәләре нидән гыйбарәт? Галимнәр тарафыннан Ай-Җир ситемасын өйрәнү формалары нинди?
     Информатика. “Кунак бүлмәсе”.
     Һәрбер Интернет сайтында диярлек “Кунак бүлмәсе” исемле бүлек була. Нидән гыйбарәт ул? Аның нинди үзенчәлекләре бар? www.abaga2008.narod.ru сайтының “Кунак бүлмәсе”нә кереп, үзегезнең нинди дә булса язмагызны калдырыгыз.
     Инженерия. Компьютер өстәле сызымы.
     Сызым фәнендә ГОСТ нәрсә ул? Нинди сызымны җыелма сызым дип атыйлар? Компьютер өстәленең (нинди төрдәгесе булса да ярый) яки бу өстәлнең аерым бер өлешенең җыелма сызымын ГОСТ кулланып эшләгез. Сызымга аңлатмалар бирегез.
     9 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. Тавыш.
     Хәрәкәт итүче техниканың безгә якынлашканда ишетелгән тавышы шул ук техниканың бездән ераклашкандагы тавышыннан нык аерыла. Кайсы зурлыклары белән һәм ни өчен шулай? Бу үзгәреш ничек дип атала? Күктәге безгә якынлашып яисә безгә ераклашып хәрәкәт итүче йолдызның төсе белән дә шулай. Бу күренешләрне аңлатыгыз.
     Информатика. Photoshop.
     Photoshop программасы ярдәмендә берничә фоторәсемне монтажлап, кызыклы фото яки рәсемнәр җибәрегез. Монтажга кертелгән рәсемнәрнең үзләре дә кирәк. Монтажлауда нинди ысуллар кулландыгыз? Photoshop булмаганнар бу эшне Paint программасында эшләргә мөмкин.
     Инженерия. Мәсьәлә.
     Рәсемдә (сызым) бер детальнең каршыдан һәм яннан күренеше бирелгән. Бу детальне күзаллап, аның өстән күренешен һәм изометриясен сызарга. Аңлатмалар бирергә.
     10 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. Урам утлары.
     Авыл урамнарындагы багана утларын сүндерә һәм яндыра торган автомат схемаларын анализлагыз. Схемаларның көн яктылыгына көйләнә торганнары да, сәгать белән эшли торганнары да, башка төрләре дә була ала.
     Информатика. Интернетта форум.
     10 сыйныфтан олимпиадада катнашучылар өчен www.abaga2008.narod.ru сайтында форум оештырыла. Форум сораулары сайтка 20 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр куелачак.
     Инженерия.Сызма геометрия.
     Бу фән нәрсәләрне өйрәнә? Сызым фәненнән һәм геометриядән ул нәрсәләр белән аерыла? Сызма геометрия дәреслегеннән сызымнар алып, шуларны анализлап бирегез.
     Форум сорауларына җавапларны сайт битендә язарга, калган биремнәргә җавапларны компьютерда эшләп, 20 гыйнварга кадәр abaga2008@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Кәгазь битендә эшләп, Түнтәр авылы, Зарипов Р.Ш. адресына конверт белән җибәрсәгез дә була. Уңышлар телим!
Беренче тур биремнәре
15 октябрь 2007 ел.
     8 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Архимед законына шикаять»
     Архимед һәм Паскаль законнарын искә төшерегез. Бу законнар чагылышының файдалы һәм тискәре якларырын аңлатыгыз. Тормыштан мисаллар белән дәлилләгез. Язмагызны инша, бәхәс, конференция яки суд утырышы рәвешендә бирсәгез бигрәк яхшы булыр.
     Информатика. «Компьютер һәм башка фәннәр»
     Кайсы фәннәрнең нинди темаларын өйрәнгәндә компьютер программалары сезгә ярдәмгә килә ала? Конкрет мисаллар китерегез. Бу темага дәресләрдә укытучыларыгыз файдаланган, өйдә яки мәктәптә мөстәкыйль рәвештә үзегез кулланган темаларны анализлагыз.
     Инженерия. «Өйдәге электр схемасы»
     Электротехника һәм сызым кагыйдәләренә туры китереп, үзегезнең бер бүлмәдәге яки тулаем өйдәге электр схемасын, ток куллану прибордарын да кертеп, төгәл сызым эшләгез. Евророзеткалар һәм аларның җирләү үткәргечләре булса, онытмагыз. Сызымга аңлатма языгыз.
     9 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Газ — зәңгәр ягулык»
     Без көндәлек куллана торган газ нинди торбалар ярдәмендә кайлардан килә? Кайсы урыннарда торбаларның юанлыгы күпме? Ул торбаларда газ басымы, агым тизлеге күпме? Сезнең авылда газлаштыру кайчан булды? Үзегезнең йортка газ кайчан кергән? Авылыгызны газлаштыруда кемнәр хезмәт куйган? Газ куллану буенча нинди проблемалар бар?
     Информатика. «Заманча компьютер»
     Эшләп торса да, моннан 3 ел элек «иң яңасы» дип алынган компьютер бүгенге таләпләргә җавап бирми. Заманча компьютерга нинди таләпләр куела? Аның нинди төп күрсәткечләре бар? Конкрет мисаллар китерегез. Өегездәге яки мәктәптәге компьютерларның шул күрсәткечләрен заманча компьютер күрсәткечләре белән чагыштырыгыз. Иске компьютер эштә нинди кыенлыклар тудыра?
     Инженерия. «Безнең йорт проекты»
     Үзегез яшәгән йортның сызымын башкарырга кирәк. Сызым төзелеш сызымнары кагыйдәләренә нигезләнгән булырга тиеш. Сызымда стеналар, тәрәзәләр, ишекләр, бүлмәләр, коммуникация чаралары күрсәтелсен. Өегез бик зур булса, бер яки берничә бүлмәне генә күрсәтә аласыз. Сызымнар шактый гади дә, шактый катлаулы да булырга мөмкин. Өегездә әлегә булмаган бүлмәләрне дә проектласагыз була.
     10 сыйныф укучылары өчен биремнәр
     Физика. «Бал кәрәзе, кәрәзле телефон һәм элеватор»
     Менә шушы өч төшенчәгә башта аерым-аерым аңлатма бирегез. Аннары аларның төзелешләре, куллану мөмкинлекләреннән чыгып, охшаш якларын табып, төзелеш һәм физика законнарына таянып, аларны үзара чагыштырыгыз.
     Информатика. «ТУ-160» һәм «ТУ-196»
     Икенчесен, иң соңгы таләпләргә җавап бирүче бомбардировщикны, Казанда төзи башладылар. Бу — башлангыч мәгълүмат кына. Интернеттан бу самолетлар турында нинди язмалар таба аласыз, шуларны туплагыз. Мәгълүматлар кыска, төрле һәм күп булса яхшы. Кайсы язманың нинди чыганактан алынганын да күрсәтергә кирәк. Сызымнар, рәсемнәр, техник характеристикалар җавапны тулыландырыр.
     Инженерия. «Безнең урам»
     Төзелеш сызымнары-проектларга туры китереп, үзегез яшәгән урамның (якынча 10 хуҗалык керсә җитә) план-сызымын эшләгез. Планда йортлар, ярдәмче хуҗалыклар, коммуникация чаралары (электр, газ, телефон, канализация) да күрсәтелергә тиеш. Сызымның архитектура кагыйдәләренә, дәүләт стандартларына туры килүен анализлагыз.
     Биремнәрне үтәгәндә ярдәм алу өчен иң беренче булып укытучыларга мөрәҗәгать итегез. Физика биремнәрен башкарганда физика укытучыларына, информатикадан — информатикларга, инженериядән — сызым, технология укытучыларына. Инженерларга һәм башка белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә дә кирәк булыр. Уңышлар сезгә! Яз көне призлар алучылар исемлегендә булуыгызны телим!
     Җавапларны 20 ноябрьгә кадәр түбәндәге адресларның берсенә җибәрергә кирәк: 422242, Балтач районы, Түнтәр авылы, Зарипов Рәфхәткә. Электрон почта аша җибәрсәгез тагын да яхшы: abaga2008@yandex.ru
Сайт управляется системой uCoz