name=KEYWORDS>
========================================================================================
Сайтны төзүче һәм алып баручы: Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов
========================================================================================
МЕНЮ
ТАТ     РУС
Яңалыклар
Фотоальбом-2008
Нигезләмә
Биремнәр
Нәтиҗәләр
Оештыручылар
Укучылар эше
Хатлар очен
Безнең архив
Кунакханә
Безнең календарь
Сайтның санагычы
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Абага чәчәге" олимпиадасын оештыручылар турында кыскача мәгълүмат
    Олимпиада районыбыз мәктәпләренең сәләтле балалар өчен 2000 елның октябрендә оештырылган иде. Олимпиаданы оештыру өчен иң беренче булып район хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы Вакиф Мансур улы Зәкиев һәм «Хезмәт» газетасы редакторы Нурулла Галиевтән тәүге фатиха алынды.
    Беренче сезон йомгаклары буенча җиңүчеләргә бүләкләрне «Балтач Сельхозтехникасы» (ул вакытта директоры Гыйльфан Әшрәфҗанов), «Хезмәт» газетасы, район яшьләр бүлеге (ул вакытта җитәкчесе Рамил Шакиров) һәм районыбызның Хезмәт Герое Рим Зарипов (шәхси бүләкләр) бирде. Алга таба олимпиада эшчәнлеге район хакимияте тарафыннан хупланды. Бүләкләүләрне район мәгариф бүлеге һәм газета редакциясе дәвам итте.


    Ел саен «Абага» мәктәбе аша йөзләрчә укучылар үтә. «Абага чәчәге» олипиадасы эше Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан да яклау тапты. Эшчәнлек өчен лицензия бирелде. Олимпиада эшчәнлеген «Мәгариф» журналы, «Мәгърифәт» һәм «Шәһри Казан» газеталары да яктырттылар. «Абага» 2002 елда беренче тапкыр Интернетка чыкты. «Абага» сайты «Татнет йолдызлары» бәйгесендә катнашты. «Азатлык» радиосы «Абага» эшчәнлеген бөтен дөньяга танытты. ТНВ телевидениесенең «Семь дней» тапшыруы да үзенең бер тапшыруында «Абага чәчәге» олимпиадасы эшчәнлегенә игътибарны юнәлтте.


    Олимпиада эшчәнлеген оештыруда, укучыларга биремнәргә җаваплар хәзерләүдә районыбыз мәктәпләренең физика һәм информатика укытучылары нык ярдәм кулы суздылар. Мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм башка фән укытучылары, укучыларның әти-әниләре, төрле белгечләр һәм студентлар да безнең абагачы укучыларның турыдан туры ярдәмчеләре булып торалар.


2008 елның апрелендә Абагачы, Түнтәр урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ибраһимов Айнур Чаллы шәһәрендә үткәрелгән республика күләмендә үткәрелгән "Паруса науки" фестивалендә фәнни-тикшеренү эше буенча доклад белән чыгыш ясап, физика һәм техник иҗат номинациясендә беренче урынны алды һәм Мәгариф Министрлыгының беренче дәрәҗә Дипломына лаек булды.


   Менә безнең ярдәмчеләребез – төп терәкләребез



   Зәкиев Вакиф Мансур улы

   Зәкиев Вакиф Мансур улы, 1959 елда Балтач районы Нормабаш авылында туган. 1982 елда Казан Дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган. Балтач мәктәбендә укытучы, район башкарма комитетында инструктор, мәгариф бүлегендә методист, Балтач урта мәктәбендә директор булып эшләгән. 2000 елдан башлап, район хакимиятенең мәгариф идарәсе башлыгы булып эшли. «Россия Федерациясе гомуми белем мәктәпләренең Мактаулы хезмәткәре» исемен йөртә. «Абага чәчәге» олимпиадасы эшен оештыруда һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә һәм ярдәм итә.



   Галиев Нурулла Мөбарәк улы

   Галиев Нурулла Мөбарәк улы, 1950 нче елда Балтач районы Карадуган авылында туган. 1965 нче елда Балтач урта мәктәбенең 8 нче классын тәмамлагач, коммуналь хуќалыкта төзүче булып эшли башлый.. 1969 нчы елда производстводан аерылмыйча унберенче классны тәмамлый. 1969-1971 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1972 нче елдан 1995 нче елга кадәр район радиотапшыруларын алып барда. 1980 нче елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1995 нче елдан башлап, Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасының редакторы. 1999 нчы елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган. «Абага чәчәге» олимпиадасы материалларын «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталары аша укучыларга һәм район халкына 2000 елдан башлап ай саен җиткереп баруда бик тә игелекле хезмәт күрсәтә.



   Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы

   Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы, 1941 елда Балтач районы түнтәр авылында туган, 1964 елда КДПИның физика-математика факультетын тәмамлаган. Чепья урта мәктәбендә укытучы, Түнтәр урта мәктәбендә директор, завуч һәм укытучы булып эшләгән. 2000 елдан алып, район мәктәпләренең сәләтле укучылары өчен «Абага чәчәге» олимпиадасы эшен җитәкли. «РСФСР Мәгариф отличнигы» исеме, «Хезмәт ветераны» медале, ТР ММның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Республика конкурсларында катнашып мәгариф министрлыгының, яшьләр министрлыгының, архив идарәсенең дипломнарына, Мактау кәгазьләренә, лауреат исемнәренә лаек булган.



   Салихова Миләүшә Гариф кызы

   Салихова Миләүшә Гариф кызы, 1952 елда Балтач районы Чепья авылында туган. 1978 елда Казан Дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Удмуртия республикасының Сарапуль шәһәрендә укытучы һәм тәрбияче булып эшләгән. 1997 елдан башлап, Балтач районы мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балаларга өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары булып эшли. Югары категорияле җитәкче исемен йөртә. Сәләтле бабалар өчен үткәрелә торган «Абага чәчәге» олимпиадасы эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм итеп тора.



   Зиннәтуллин Рифат Шәрифулла улы

Зиннәтуллин Рифат Шәрифулла улы, РОО методисты. 2007-2008 уку елыннан башлап "Абага чәчәге" олимпиадасының район мәктәпләре буенча кураторы. Барлык мәктәпләрнең физика һәм информатика укытучылары белән эшне оештырырга ярдәм итә
Сайт управляется системой uCoz