name=KEYWORDS>
========================================================================================
Сайтны төзүче һәм алып баручы: Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов
========================================================================================
МЕНЮ
ТАТ     РУС
Яңалыклар
Фотоальбом
Нигезләмә
Биремнәр
Итоги=Нәтиҗәләр
Оештыручылар
Укучылар эше
Хатлар очен
Безнең архив
Кунакханә
Безнең календарь
Сайтның санагычы
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
Сәләтле балалар өчен үткәрелә торган «Абага чәчәге» олимпиадасаның төп нигезләмәсе
     Кереш
    Хәзерге заманда укучылар өчен төрледән төрле олимпиадалар үткәрелә: Фәннәр буенча мәктәп күләмендә, районда, республика күләмендә һ.б. Газета-журналлар аша үткәрелә торганнары да бар. Әмма без башкаларны кабатламыйча, район күләмендә үзебезнең олимпиаданы оештырдык.
    Бу олимпиада сәләтле укучылар өчен. Өч тур читтән торып, дүртенчесе районга җыйналып башкарыла. Аның официаль эмблемасы, атрибутлары, эш тәртибе һәм кагыйдәләре бар. 2005-2006 уку елында ул үзенең 6-сезонын башлап җибәрде. Олимпиадада район мәктәпләреннән һәрбер теләгән укучы катнаша ала.
    Олимпиадада Интернет аша башка район мәктәпләреннән сәләтле укучылар да катнашырга мөмкин. Аларның эшләре тикшерелер. Фотолары да фотоальбомга куелыр. Эшләргә анализ Интернетта яктыртылар. Әмма әлегә чит районнардан катнашучыларны май аенда үткәрелә торган очный турга чакыру мөмкинлегебез чикләнгән. бәлки алга таба хәл үзгәрергә мөмкин.

    Олимпиаданың максаты
    — Районыбыз мәктәпләренән табигать белеме циклына кергән фәннәр буенча сәләтле, кызыксынучан, тырыш һәм максатка ирешергә омтылучы укучылар белән эзлекле һәм системалы эш алып бару.
    — Укучыларның мөстәкыйльлеген, фикер йөртү осталыгын үстерү. Моның өчен табигать белеме фәннәре буенча фәнни ачышларны, физиканың техниканың, гомумән фән өлкәсендә тормышчан мәсьәләләрне, ачышларны өйрәнүне файдалану. — укучыларны төрле чыганаклардан табылган информацияләрне тупларга, эшкәртергә һәм анализларга өйрәтү.
    — Укучыларны югары уку йортларына укырга керергә хәзерләү, аларны мөстәкыйль рәвештә рефератлар, докладлар һәм фәнни эшләр язарга өйрәтү. — Укучыларны табигать фәннре буенча районда үткәрелә торган фән олимпиадаларында катнашырга хәзерләү.

    Олимпиаданы үткәрү вакытлары
    Олимпиада дүрт турда үткәрелә: I — көзге тур, ноябрь-декабрь айларында читтән торып. II — кышкы тур, январь-февраль айларында читтән торып. III — язгы тур, март-апрель айларында читтән торып. IV йомгаклау туры май аенда районның кайсы да мәктәбендә бергә җыйналып үткәрелә.

    Олимпиадада катнашучылар
    Олимпиадада район мәктәпләренең һәрбер теләгән VIII, IX, X, XI сыйныф укучысы укучысы катнаша ала. Районның иң читтә булган мәктәпләреннән дә сәләтле укучыларның катнаша алуы олимпиаданың өстенлеге булып тора. Беренче елда олимпиадада 12 мәктәптән 40 укчы катнашты. Икенче елда 18 мәктәптән 57 укучы катнашты. 2002-2003 уку елында райондагы барлык 22 мәктәптән 131 укучы катнашты. 2003-2005 елларда да катнашучылар саны 100дән артып китте. Эш катнашучылар санын арттыруда түгел. Сыйфатта. Дүртенче турга читтән торып үткәрелгән өч тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл туплаган һәр класстан 10-15 укучы гына чакырыла.

    Олимпиадага катнашучылар белән элемтә
    Олипиаданың төп материаллары (биремнәр һәм укучылар эшенә кыскача анализлар) А4 форматының 2 бите күләмендә районның «Хезмәт» газетасында татар телендә, «Азьлане» газетасында рус телендә басыла. Моннан башка олимпиада материалларының тулы варианты (һәр турга 7-8 бит) татар һәм рус телләрендә дискетларда хәзерләнеп, мәктәпләргә җибәрелә. Һәрбер мәктәптә физика кабинетында яки коридорда олимпиаданың махсус стенды бар. Материаллар шунда укучылар карамагына куела.
    Укучылар үзләре эшләгән җавапларны һәм башка материалларны район газетасы редакциясенә яки район мәгариф бүлегенә җибәрәләр: 422242 Балтасинский район д.Тюнтерь, Зарипову Рафхату Ш. Электрон материалларны түбәндәге адресларның берсе белән җибәрергә: abaga2008@yandex.ru яки konbagish@yandex.ru

    Олимпиада биремнәрен һәм материалларын эшләү
    Олимпиада биремнәре бер кеше - «Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручы автор тарафыннан төзелә. Шул ук автор тарфыннан тикшерелә. Эшләр тикшерелгәннән соң 5 кеше составыннан торган махсус эксперт комиссиясе тарафыннан карап чыгыла һәм раслана. Комиссия составына автордан башка мәгариф бүлеге методисты, файон физика укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе һәм районның әйдәп баручы физика укытучылары керә.

    Укучыларның эшләрен бәяләү тәртибе
    Гадәттә һәрбер тур ике яки өч биремнән тора. Биремнәргә кыскача аңлатмалар һәм өстәмә сораулар да өстәлә. Сораулар җиңелдән-авырракка дигән принцип белән төзелә. Биремнең башлангыч сораулары мәктәп темалары белән башланса, алга таба сораулар темасы мәктәп курсыннан чыгып китә. Мисал өчен, гадәттә бер биремгә тулы җавап өчен 20-25 балл билгеләнә. Өч биремдә 60 балл, ике бирем булса, 40 максималь балл бирелә ала. Эшләрне бер генә кеше тикшерү укучылар эшен реаль бәяләргә мөмкинлек бирә. Мәсьәләргә карата аерым укучыларның оригиналь җаваплары өстенлек белән бәяләнә.
    Барлык эшләр дә олимпиаданы оештыручы Зарипов Р.Ш. тарафыннан тикшерелә. Бәхәсле сораулар килеп туганда эшләрне тикшерү эксперт комиссиясе тарафыннан карап чыгыла. Комиссия составы:
    Зиннәтуллин Рифат Шәрифуллович — РОО методисты, рәис.
    Зарипов Рәфхәт Шәкүрович — олимпиаданы оештыручы.
    Низамиева Римма Наилевна — Кенә мәктәбе информатика укытучысы
    Аубакиров Камил Фәргатович— Сосна мәктәбе физика-информатика укытучысы. Мифтахов Фоат Раифович — Бөрбаш мәктәбе физика-информатика укытучысы.

    Укучыларның үз эшләрен хәзерләү тәртибе
    Укучылар сорауларга җаваплар эзләгәндә укытучыларның, әти-әниләрнең, белгечләрнең, студентларның, күршеләрнең һәм дусларының ярдәменә таяна ала. Укучы эш ахырында кайсы биремне хәзерләгәндә кемнәрдән ярдәм алу турында искәртергә тиеш. Моннан башка укучылар җаваплар хәзерләгәндә күптөрле өстәмә әдәбияттан файдаланалар: энциклопедияләр, белешмәләр, фәнни-популяр әдәбият, гезета-журналлар, шулай ук төрле электрон информация чыганаклары, Интернет һ.б. Кулланылган материаллар исемлеге эш ахырында күрсәтелергә тиеш. Эшкә шулай ук схемалар, рәсемнәр, диаграммалар, фотографияләр, ксерокопияләр теркәлә. Гадәттә укучыларның эшләре А4 форматында 2-3 биттән алып 30ар биткә кадәр булла. Кайбер укучылар эшләрне компьютера җыеп, печатьләп җибәрәләр. Әмма болай эшләү мәҗбүри түгел.

    Читтән торып үткәрелә торган турларның биремнәре
    Гадәттә биремнәр көчле, сәләтле, көчле ихтыярлы укучыларга исәпләнгән. Шулай да һәрвакыт кисәтеп куела. «Биремнең барлык сорауларына да җавап бирү мәҗбүри түгел. Белгән кадәр эшләгез!» Районда белеем алу рус һәм татар телләрендә алып барылганлыктан, барлык биремнәр һәм материаллар ике телдә тәкъдим ителә.
    Биремнәр нигездә физика, информатика һәм астрономия фәннәре буенча төзелә. !мма сорауларда предметара бәйләнешкә зур игътибар бирелә: физика+химия, физика+биология, физика+география, физика+астрономия, физика+информатика, физика+тарих, физика+хәрби эш, физика+медицина һ.б. Сораулар фәнни, практик, техник темаларга, лаборатор тәҗрибәләр һәм исәпләүләр башкаруга да булырга мөмкин. Күп кенә сораулар тормыш белән, производство белән, авыл хуҗалыгы, уку эшчәнлеге белән бәйләп бирелә. Җирле компонентларны куллануга карата да биремнәр бар. Биремнәргә хәзерге заман технологиясе мәсьәләләре, хәзерге заман тормыш-көнкүреш машиналарының (ксерокс, ризограф, принтерлар, видеокамералар, заманча фотоаппаратлар һ.б.) төзелешен, эшләү принцыбын өйрәнү һәм анализлау керә.
    Күп сорауларда укучылар тарихи материалларны, техника күрсәткечләрен мәгълүматларны аналазлап, чагыштырып карарга тиешләр. Укучылар мәгълүматларны туплыйлар, эшкәртәләр һәм реферат рәвешендә җибәрәләр. Дөрес олимпиадага катнашучы барлык укучы да мондый максатка тулысынча ирешә алмый. Шулай да бик тә кыйммәтле мәгълүматлар туплаган укучылар да табыла. Ел саен сораулар яңартылып барыла. Бер ел бирелгән сораулар башка елларда кабатланып бирелми.

    Йомгаклау турын оештыру
    Йомгаклау туры май аенда үткәрелә. Бу турга алдагы читтән торып үткәрелгән турларда җиңүчеләр фәнни-практик докладлар хәзерлиләр. башта 20 минутка исәпләнгән 20 сораудан трган тестлар үткәрелә. Аннары һәр сыйныф буенча физикадан 1 сәгатькә исәпләнгән сыйфат һәм исәпләү мәсьәләләре тәкъдим ителә. Укучыларның докладлары тыңлана. Физикадан КВН ярышлары, концерт программалары, күңел ачулар оештырыла. Укучылар эшләреннән күргәзмәләр куела. Дүртенче турда район мәгариф бүлеге, район газетасы, яшьләр оешмасы җитәкчеләре һәм спонсорлар катнаша. Укучылар ял һәм бәйрәм дә итәләр Үзара Бер-берсе белән аралашалар.

    Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү
    Дүртенче турда олимпиада эшчәнлегенә йомгак ясала Һәр сыйныф буенча I, II һәм III урын алучылар бүләкләнә (беренче бер, икенче ике, өченче өч урын). Аннары олимпиаданың абсолют батырлары: беренче, икенче һәм өченче урын алучылар игълан ителә. Иң яшь катнашуларга аерым бүләкләр, калганнарга кызыксындыру бүләкләре бирелә.
    Бүләкләрне район администрациясе, яшьләр оешмасы, газета редакциясе, башка спонсорлар хәзерли. Призлар түбәндәгечә: Һәр класстан һәрбер номинация буенча өчәр урын билгеләнә. Беренче урын алучыларга 300 сумлык приз, Икенче урыннарга 250 сумлык призлар. Өченче урындагыларга 150 әр сумлык призлар. Калган укучыларга кызыксындыру призлары тапшырыла. Барлык призларныңгомуми суммасы 7 меңнән артып китә
    Моннан тыш «Хезмәт» газетасы редакциясе абсолют батырларны билгели. Монда укучының кайсы класста укыганына карамыйча, иң зур балл җыйган бер укучыга 300 сум акчалата приз, аннан кала ике укучыга 200 әр сум акчалата приз, өч укучыга 100 әр сум акчалата приз бирә. Редакция призларының гомуми суммасы 1 мең сум.

    Олимпиадада катнашучыларның язмышы
    Олимпиадада актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен югары уку йортларына укырга керәләр һәм белеем киңлекләрен яулауны ВУЗ стеналарында дәвам итәләр.. Олимпиадада чыныгу алу аларга студент тормышын актив алып барырга, укыганда өстәмә материаллар белән мөстәкыйль эшләргә ярдәм итә.

    Олимпиада үткәрүдәге кыенлыклар
    Олимпиадада катнашучылар өчен иң зур кыенлык авыл мәктәпләрендә укучыларга туры килә. Авыл мәктәпләрендә фәнни-техник әдәбият һәм фәнни-техник журналлар бик әз. Олимпиада сорауларына җаваплар эзләгәндә укучылар укытучыларга, башка белгечләргә, студентларга һәм район китапханәсенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Татар телендә исә өстәмә материаллар бөтенләй юк диярлек. Укучылар кайбер материалларны кыскача гына русчадан татарчага тәрҗемә итеп бирәләр яки материалларны русча да татарча да бирергә мәҗбүрләр. Нинди телдә булса да материал кабул ителә, бары тик ул укучы тарафыннан аңлап кабул ителгән булырга тиеш. Катнаш телдә бирелгән җавап өчен эшкә куела торган бәя төшерелми.
    Тагын бер кыенлык шул, олимпиадага катнашучылар гадәттә мәктәпнең иң актив укучылары булла. Аларга башка төрле җәмәгать эшләре күп кушыла. Олимпиада биремнәрен алар үз теләкләре белән башкаралар.

    Олимпиада эшчәнлеген хуплау
    2000 елда олимпиаданы оештырып җибәргәндә аның эшчәнлеген районыбызның физика укытучылары хупладылар. Укучыларга иң беренче булып алар ярдәм кулы сузалар һәм мәктәпләрдә эшне оештыралар. Эш башланып киткәч олимпиада эшчәнлеген район хакимияте, мәгариф бүлеге һәм район яшьләр оешмасы яклады. Олимпиада эшчәнлеген рекламалауда һәм алып баруда районның «Хезмәт» газетасы редакторы һәм хезмәткәрләре зур ярдәм иттеләр. Ел саен материалларны газета битендә яктыртуны дәвам итәләр. 2003 елдан рус телендә булган материалларны удмурт телендә районда чыгучы «Азьлане» газетасы да бирә башлады. Районыбызда удмурт авылларында яшәүче укучылар рус телендә белеем алалар. Аларның өйләренә удмурт телендәге газета килә.
    Ике телдә чыга торган район газетасы 5000 тираж белән чыга һәм олимпиада эшчәнлеген пропагандалый. Олимпиада эше белән укучылар гына түгел өлкәннәр дә бик кызыксыналар.
    Олимпиада эшчәнлеген Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты җитәкчеләре, методистлары да хуплады. 2001 елда «Мәгариф» журналы «Абага чәчәге» олимпиадасы материалларының бер өлешен журнал битләрендә бастырып чыгарды. 2003 елның 30 январенда Татарстан мәгариф министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан хәзерләү институты «Абага чәчәге» олимпиадасы эшчәнлеген өйрәнеп һәм хуплап махсус лицензия (№24) бирде. Укыту-тәрбия өлкәсендә республика буенча авторлык программалары конкурсы эшчәнлегендә 770 эш тикшерелеп, 29 эш, шул исәптән «Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручы автор Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы лауреат исеменә лаек булды.

    Автор турында
    Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы 1941 елда Балтач районы Түнтәр авылында туган. 1956 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен, 1959 елда Чепья урта мәктәбен, 1964 елда Казан дәүләт педагогия институты физика-математика факультетын тәмамлый. Физика, электротехника, радиотехника фәннәре укытучысы исеме ала. Хезмәт юлын туган авылында колхозда 1953 елда җәй көннәрендә эшләп башлый. 1962 елдан Казанда Пионерлар йортында радио түгәрәге җитәкчесе булла, 1963 елдан Чепья урта мәктәбендә физика укытучысы.
    1967 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр туган авылында Түнтәр урта мәктәбендә директор, завуч, физика-информатика укытучысы вазифаларын башкара. Район мәктәпләренең сәләтле укучылары өчен «Абага чәчәге» олимпиадасын 2000 елдан башлап үткәрә.
    Бүләкләре: югары категорияле физика һәм информатика укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы, «Хезмәт ветераны» медале, ТР Мәгариф министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» билгесе, өченче республика авторлык прграммалары конкурсы лауреаты. Соңгы елларда республика күләм конкурсларда катнашып, Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Баш архив идарәсе дипломнары белән бүләкләнгән.
Сайт управляется системой uCoz