========================================================================================
Сайтны төзүче һәм алып баручы: Рәфхәт Шәкүр улы Зарипов
========================================================================================
МЕНЮ
РУС     ТАТ
Яңалыклар
Фотоальбом
Нигезләмә
Биремнәр
Итоги=Нәтиҗәләр
Оештыручылар
Укучылар эше
Хатлар очен
Безнең архив
Кунакханә
Безнең календарь
Сайтның санагычы Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Түнтәр авылы сайты:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Олы Чакмак мәктәбе сайты:
Форум - Белем сайты:
Сайтларга рәхим итегез!

GISMETEO.RU: график температуры на 10 дней для г. Казань Статистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең хезмәтне халыкара бәйгедә бәяләп үттеләр

2012 елның 18 маенда Казанда Татмедиа "Татнат йолдызлары-2011" бәйгесенә йомгак ясалы.
"Татнет Йолдызлары" ("Звезды Татнета") интернет-проектлар бәйгесе "Татмедиа" агентлыгы тарафыннан 2003 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйгедә моңа кадәр ел саен якынча 200-250 сайт катнашып килә. Быелгы бәйгедә барлыгы 220 сайт катнашты.
«Туган якны өйрәнү, туризм, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше (Краеведение, туризм, спорт и здоровый образ жизни)» номинациясендә "Тирән тамырлы Түнтәрем" сайты икенче урынга лаек булды.


«Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт (Лучший сайт, посвященный безопасности дорожного движения)»буларак "Көнбагыш" ("Подсолнух") танылды.

Дедушка Рафхат - «Звезда Tatnet»
zilant-media.ru сайты. Журналист Римзил Вәлиев алган интервью

Среди победителей конкурса интернет сайтов «Звезды Tatnet» был и учитель информатики Тунтярской средней школы Балтасинского района Татарстана Рафкат Зарипов. Лауреатом общероссийского конкурса стали сразу два сайта Рафкат-абый. В свои 70 лет он не только работает плодотворно в сфере информационных технологий, но и разрабатывает новые полезные проекты. Его сайт «Конбагыш»-»Подсолнух» посвящен безопасности движения и направлен на спасение жизней детей на дорогах. Его работа поддержана ГИБДД республики и удостоена высшей награды конкурса интернет-сайтов. Рафкат Зарипов интересен и креативен, его пример и молодым наука. Полный видеорепортаж с подведения итогов Всероссийского конкурса «Звезды Tatnet» с участием 220 сайтов смотрите в одном из ближайших выпусков zilant-media.ru.


Результаты работы 2010-2011 учебного года. - Зарипов Р.Ш. - руководитель)

Результаты работы 2010-2011 учебного года.
Ученик 11 класса МОУ Тюнтерской СОШ Ибрагимов Айнур


Конкурсная работа ученика 11 класса МОУ Тюнтерской СОШ Шарафиева Джаудата
"ВЗГЛЯД - В ПРШЛОЕ! 2012" (5 страниц)




Балтач районы Салавыч урта мәктәбе 8 сыйныф укучысы Васильев Владиславның 3 тур биреме буенча информатикадан башкарган эше.

видеофайлны моннан алып була. 11,9 Мб


"Абага чәчәге" берләшмәсенең 2009 елгы эшчәнлеге турында видеофайл

видеофайлны моннан алып була.46 Мб


Икенче тур биремнәре буенча укучылар тарафыннан ясалган эмблемалар. 2010 ел

видеофайлны моннан алып була.21 Мб

"Укучылар эше" битенә инженериянең соңгы биремнәре буенча укучылар башкарган сызымнар куелды.

2009-2010 уку елының 1-2-3 тур нәтиҗәләре белән биредә таныша аласыз. 1 апрель 2010 ел.

20 феврвльдә 2010 ел. Олимпиадабызның язгы (өченче) турына старт бирелде
Кирәкле күрсәтмәләр "Биремнәр" битенә куелды.
================================================================= ==================================

Сәләтлеләрне кем үстерә?
      Соңгы елларда республикада, хәтта Россия күләмендә дә сәләтле укучыларны барлау, аларның фән белән кызыксынуларын үстерү юнәлешендә укытучылар эшчәнлеген югарырак баскычка күтәрү турында сүз алып барыла. Әнә шул юнәлешнең бер тармагын районыбыз мәктәпләре кысаларында “Абага чәчәге” олимпиадасы башкара. Бу эшне без 10 ел элек башлап җибәргән идек. Мәктәпләрдә моның белән үз эшенә җанын-тәнен биргән фидакрь укытучылар шөгыльләнә. Укытучы өйрәтмәсә, өстәмә эшләмәсә, баланы кызыксындырмаса, укучы никадәр сәләтле булса да, мондый эшне ул үзе генә башкара алмый. Абага” олимпиадасының эшчәнлеген тулы көчкә тартып баручылар ул физика һәм информатика укытучылары. Кызганычка каршы, инженерия номининациясе буенча килгән эшләр санаулы гына. “Абага” биремнәрен башкаруда укучыларны хәзерләүдә без технология укытучыларын җәлеп итә алмадык. “Абага”ны җитәкләп баручы укытучылар исемлегендә андыйлар юк диярлек. Инженерия биремнәрен башкаруда укучыларга физик-информатиклар ярдәм итә билгеле. Әмма үз бурычын үтәргә тиешле төп көч читтә кала бирә. Менә безнең “абагачы” укытучылар: Рамил Нәҗипов (Куныр), Римма Низамиева, Шамил Низамиев (Кенә), Фоат Мифтахов, Нурания Мифтахова (Бөрбаш), Раилә Гарифуллина (Көшкәтбаш), Рузилә Низамиева (Норма), Рәис Галиев (Алан), Гөлнара Гарипова (Арбор), Рәкыйп Закиров, Эльвира Федорова (Салавыч), Тәнзилә Зиннәтуллина (Шеңшеңәр), Айрат Сөләйманов (Пыжмара), Надирә Хаҗиева, Рифат Зиннәтуллин (Түнтәр).

2009 ел. 20 октябрьдә Юбилей сезоны ачыла!

Бер тауда ун чишмә.
       Җырдагыча башлыйк әле:
       Бер тауда ун чишмә
       Унысы ун төстә...
       Чишмәләр кебек сәләтле балаларның гыйлеме ургып чыга. Алдагы еллардагы биремнәрне кабатламыйча, укучыларны кызыксындырган яңа темалар табарга тырышып, “Абага”ның унынчы юбилей сезонын ачабыз. Моннан нәкъ тугыз ел элек сәләтле балалар өчен бәйге оештыру идеясе тугач, мин иң беренче итеп газетабыз редакторы Нурулла Галиев янына кердем. Газета аша шушындый бәйге алып бару мөмкинлеге тудыра алырсыз микән дип үтендем. Чөнки ул вакытта интернет, шул исәптән электрон почта, сайт дигән аралашу чаралары юк иде. Конверт-кәгазь вариантларын да куллану җиңелдән түгел. Ә менә редакторыбыз фатихасы белән, газета ярдәмендә без һәр мәктәпкә, һәр йортка иркен үтеп керә алдык. Укучылар һәм ата-аналар белән тиз аралаштык. Бүгенге көндә “Абага” эшчәнлеге бөтен районга танылган икән, моны һичшиксез газетаның кодрәте, редакция хезмәткәрләнең фидакарьлеге дип санарга кирәк.       Ел саен октябрь аенда “Абага” берләшмәсенә 20 мәктәптән 100 дән артык укучы туплана. Апрельдә исемлектә 70-80 бала кала. Шуларның 50 се финал ярышларына чакырыла. Финалда көрәшеп, җинүчеләргә өч номинация буенча мәгариф бүлегенең 27 дипломы һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырыла. Моннан тыш, абсолют җиңүчеләргә “Хезмәт” газетасы редакциясе 6 диплом һәм акчалата призлар бирә. Бездә сәләтле укучыларның хезмәтен бәяләүдә бернинди чикләүләр дә юк. Финалда өч номинациядә җиңеп, дүрт приз белән кайтучылар да була. Мәктәпләрдән катнашырга теләгән балалар саны да чикләнми. Иң мөһиме: балаларны мөстәкыйль эзләнүләргә өйрәтү, аларның эшчәнлеген гадел бәяләү. Куныр, Бөрбаш, Балтач, Түнтәр, Кенә, Көшкәтбаш, Чутай, Пыжмара, Салавыч, Норма, Карадуган, Урта Көшкәт, Арбор һәм башка мәктәпләрнең физика-информатика укытучылары укучыларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә тарту буенча аеруча нәтиҗәле эшли. Рәхмәтнең олысы аларга.       9 ел дәвамында “Абага” берләшмәсе аша йөзләгән укучылар үтте. Алардан университет тәмамлап, фән сукмакларына атлаганнары да, производство тармакларында иҗади хезмәт юлы башлаганнары да, бишлегә генә укып баручы студентларыбыз да шактый. Үткән уку елында абагачы укучыларыбыз матур күрсәткечләргә иреште. 4 абагачы Чаллыда “Вдохновение” конкурсында, 2 укучы республика күләмендәге “Паруса науки” фестивалендә беренче урыннарга лаек булдылар. ТР Министрлар кабинеты оештырган “Перспектива” конкурсында 5 укучыбыз лауреат булды. Пермьдә үткән “Золотая мышь» фестивалендә 3 укучыбыз лауреат дипломнарына лаек булды. Янә 3 укучыбыз Кече Фәннәр Академиясенең Бөтенроссия “Юность, наука, культура» конкурсында читтән торып, беренче дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Икесе Обнинск шәһәрендә фәнни-тикшеренү конференциясендә докладлар белән чыгыш ясады. Икесенең дә эше беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Берсенә Кече Фәннәр Академиясенең медале бирелде. Рейтинг буенча Россиянең 100 сәләтле укучысы исемлегенә керде һәм РФ президенты премиясенә лаек булды. Республика һәм ил күләмендәге чараларда җиңү яулау, укучыларыбызны тагын да дәртләндерә, берләшмә эшчәнлеген тагын да җанландыра. Юбилей сезоны эшчәнлеген оештыруда мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар ярдәмнән ташламаслар дигән ышанычта калам.
Обнинск. МАН. 2009 ел, май. Эксперт комиссиясе каршында су тегермәне моделен эшләтеп күрсәтү


Фотоальбом битенә "абагачы"ларның финал ярышларыннан фоторепортаж куелды. Барлыгы 105 фото. Рәхим итегез!


"Абагачы"лар Чаллыны яулап кайттылар

23 февральдә Көшкәтбаш мәктәбе укучылары Нуриев Илнур һәм Гарифуллин Фидәрис "Миллениум" макеты белән "Вдохновение" исемле республика конкурсында катнашып беренче урынны алып кайттылар. Кенә мәктәбе укучылары Низамиев Дилюс белән Нәбиев Зөлфәт "Коллайдер" макеты белән катнашып икенче урынны яуладылар. Котлыйбыз! Алга таба уңышлар телибез!

20февраль 2009 ел. Биремнәр битенә өченче һәм дүртенче тур биремнәре куелды.


Кенә мәктәбе укучылары Низамиев Дилюс һәм Нәбиев Зөлфәт коллайдер макетын ясадылар


Көшкәтбаш мәктәбе укучылары Миллениум күпере макетын ясадылар. Сулдан: Фидәрис Гарифуллин һәм Илнур Нуриев (авторлары), ярдәмчеләре: Илназ Низамов, Фирзәнур Хәсәнов, Рәйхан Шәрәпов


"Искәндәр" ракета комплексы


Америка астронавтларының Айда "төшергән" шикле фотосы



Нәтиҗәләр битенә икенче тур йомгаклары куелды.



Икенче тур биремнәре "Биремнәр" битенә куелды
Выставлены задания второго тура


    Хөрмәтле укучылар! "Абага чәчәге" олимпиадасы биремнәренә җаваплар җибәргәндә түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
    - Һәр номинация буенча җавапларны аерым хәзерләргә кирәк. Укучы бер генә номинация буенча да, өч номинациядә дә катнашырга хокуклы.
    - Җавапларны беренче турдан башлап җибәрү хәерлерәк. Икенче турдан башлаган очракта финалга чыгу өчен баллар туплау кыенга туры киләчәк.
    - Һәрбер бирем үтәгән өчен максимум 25 балл куела.
    - Җаваларның артык зур күләмле булуы шарт түгел. Биремдә куелган сорауларга җаваплар никадәр тулырак итеп бирелсә, бәя шулкадәр югарырак куела.
    - Биремне башкарганда барлык куелган сорауларга да җавап язу мәҗбүри түгел. Күпме булдырасың, шуның кадәр эшләргә кирәк.
     - Һәрбер биремгә җавап хәзерләгәндә никадәр күбрәк сандагы чыганаклардан файдалансагыз, шуның кадәр яхшырак булачак. Чөнки бер генә бирем өчен дә бер генә чыганактан мәгълүмат туплау мөмкин түгел.
    - Җавапларның ахырында бу биремгә хәзерләнгәндә кайдан алып нинди чыганаклардан файдалануыгыз турында исемлек бирү шарт булып тора (китаплар, журналлар, интернет сәхифәләре һ.б.).
    - Җаваплар хәзерләгәндә сезгә кемнәр булышты. Аларны атап чыгу кирәк (укытучылар, студентлар, туганнар, әти-әниләр һ.б.)


    Хөрмәтле мәктәп җитәкчеләре!
    Сезне Яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, иҗади эшегездә, укыту эшчәнлегендә уңышлар телим! “Абага чәчәге” олимпиадасында катнашучы укучыларны хәзерләүдә өлеш керткән барлык укытучыларга һәм катнашкан укучыларга рәхмәт белдерәм!
    Хөрмәтле мәктәп директорлары! “Абага чәчәге “ олимпиадасы 2008-2009 елгы эшчәнлеген башлап җибәрә. Исегезгә төшерәбез. Олимпиада сәләтле балалар өчен (8-10 класс укучылары өчен үткәрелә. Өч номинация буенча: физика-астрономия, информатика, инженерия. Өч тур читтән торып һәм йомгаклау туры районга җыйналып май аенда.
    Йомгаклау турында еллык нәтиҗәләр буенча призлар бирелә.Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча барлыгы 10 мең сумга 70 приз бирелде. Беренче урыннарга 300 сумлык 10 приз, икенче урынга 250 сумлык 11 приз, өченче урынга 150 сумлык 12 приз һәм 40 ка якын 50 сумлык кызыксындыру призы.
    Эш призларда гына түгел. Олимпиадага катнашкан укучы мөстәкыйль рәвештә дәреслектән тыш өстәмә белем алырга өйрәнә. Йомгаклау турында җиңүче укучының өч номинациядә катнашып, 300 сумлык 4 приз (барлыгы 1200 сум) алу мөмкинлеге бар.
    Елдагыча быел да мәгариф бүлеге алда саналганча призларны вәгъдә итә. Болардан тыш быел беренче тур нәтиҗәләре буенча 9-10 класс укучылары өчен информатикадан өстәмә 3 приз булачак. MP3 плеер 1 Гб, Флешка 4 Гб һәм флешка 1 Гб. Бу махсус яңа ел призлары! Олимпиаданың шартлары тулырак итеп Абаганың Интернет сайтында бирелгән. Беренче тур биремнәре Интернетка 15 октябрьдә куелачак.
    Сездән Олимпиадага сәләтле укучыларның катнашуын оештыруны сорыйм. Моның өчен информатика, физика, сызым укытучыларын җәлеп итәргә кирәк. 20 октябрьгә кадәр олимпиадада катнашырга теләгән укучыларның бирелгән үрнәк буенча исемлеген abaga2008@yandex.ru адресына җибәрүне оештыруны үтенәм. Кызыксынучан, сәләтле балаларга класс җитәкчеләре, информатика, физика, сызым фәннәрен укытучылар игътибарлы булсалар иде. Олимпиада биремнәрен беренче турдан башлап эшләгән укучыларның финал ярышларына катнашу ихтималы нык арта. Чөнки баллар беренче турдан җыйнала башлана.
    Эшегездә уңышлар теләп, олимпиаданы оештыручы Рәфхәт Зарипов.
    9 октябрь 2008 ел.
Йомгаклау турыннан фоторепортаж монда!


Ихластан котлауларны кабул итегез! Рәфхәт Зарипов
"Абага чәчәге" олимпиадасының 2007-2008 уку елы буенча гомуми нәтиҗәләрне "Нәтиҗәләр" битенә кереп карагыз!
Айнур Чаллыны "яулап" кайтты!
27 апрель 2008 ел.
26 апрельдә Чаллы каласында "Паруса науки" исеме астында фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүче укучыларның IX республика фестивале үткәрелде. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 180 укучы катнашты. Секцияләрдә 14 номинация буенча укучыларның докладлары тыңланды. "Физика һәм техник иҗат" номинациясе буенча "Абага чәчәге" олимпиадасы берләшмәсеннән Ибраһимов Айнур катнашып җиңү яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗәдәге Дипломына лаек булды.
Котлыйбыз, Айнур! Алга таба да уңышлар телибез!
Абагачыларның форумда катнашулары буенча кайбер статистик мәгълүматлар белән биредә таныша аласыз
18 март 2008 ел.
      Абага форум. Статистика 1-17 март 2008 ел

Өр-яңа фотоальбом сәхифәсе ачылды
11 март 2008 ел.
      Абага чәчәге олимпиадасында катнашучыларның яңа фотолары альбомга куелды. Әлегә миңа килгән 23 фото куелды. Фотоларыгызны җибәрсәгез, Сезнең дә фото куелачак. Рәхим итегез!

Өченче тур биремнәрен алу өчен "Биремнәр" битенә рәхим итегез!
1 март 2008 ел.
      "Биремнәр" битенә өченче тур биремнәре куелды. Рәхим итегез!
      Абагачылар өчен өр-яңа Кунак китабы ачылды. Керегез, үзара аралашыгыз! Фикер-тәкъдимнәрегезне һәм сорауларыгызны да язып калдыра аласыз
      Шулай ук яңа "Абагада форум" бите ачылды. Алга таба абагачыларның икенче тур эшләреннән иң яхшылары һәм фотолары килгән абагачыларның фотолары куелачак. Абагачылар һәм укытучылар! Фотоларыгызны көтеп калам. Әлегә икенче турга килгән дүрт укучының эше белән биредә таныша аласыз


Икенче тур нәтиҗәләре
5 февраль 2008 ел.
      Икенче тур нәтиҗәләре Интернетка куелды.
      Кемнәрнең дә булса эшләре бәяләнмәгән булса, хәбәргә керегез. Бәлки килеп җитмәгәндер.
      Тиздән өченче тур биренмнәре куелачак.
Каникуллар тәмам. Кабат укулар!
9 гыйнвар 2008 ел.
       Беренче тур эшләренә анализ куелды. Нәтиҗәләр битенә күз салыгыз!
      Шулай ук абагачыларның 80 тан артык эшләре Интернет битенең "Укучылар эше битенә куелды.
      Үзегезнең иптәшләрегезнең һәм көндәшләрегезнең эшләрен кереп карагыз!
Укучылар эше Интернетта
29 декабрь 2007 ел.
       Хөрмәтле абагачылар һәм сайтка керүчеләр! Әлеге Интернет сайтына укучылар эшләре куела башлады. Хәзергә "Укучылар эше" битенә беренче турга килгән 10 сыйныф укучыларының иң яхшы эшләре куелды Рәхим итегез! Алга таба башка сыйныф укучыларының да эшләре куелачак.
Яшәсен Интернет!
20 декабрь 2007 ел.
      Авылларга да Интернет килде. Интернетта Балтач порталы (адресы:www.baltasi.ru) эшли башлады. Балтач гимназиясе (www.baltasigim.ucoz.ru), Түнтәр мәктәбе (www.altinumarta.narod.ru), Куныр мәктәбе (www.kunir.ucoz.ru) сайтлары даими эшләп килә. Интернетта районыбыздан чыккан башка сайтлар да бар. Мәгариф бүлегенең мәктәпләр белән бәйләнешен Интернеттан башка күз алдына китереп булмый. Мәктәпләргә көн саен кимендә 2шәр электрон хат килә. Кайбер көннәрдә аларның саны 6-7гә җитә.
      “Абага чәчәге” олимпиадасында катнашучылар да үзебезнең сайт аша аралашалар. Хатлар да Интернетка күчеп бара. Мәсәлән, беренче тур җаваплары буенча 18 мәктәптән барлыгы 120 эш килде. Бу эшләрнең 75е Интернет аша юлланган. Укучылар электрон хатлар җибәрү өчен мәктәп Интернетын да, өйдәгесен дә файдаланалар. Елдан ел өйләрдә дә Интернетка тоташкан компьютерлар саны арта бара. Интернет укучыларның якын дустына, ярдәмчесенә әйләнә. Акыллы итеп куллансаң, билгеле!
      Беренче тур нәтиҗәләрен һәм эшләргә анализны газетабызда гыйнвар аена чыккач бирербез. Әлегә беренче турга килгән ике сызымны тәкъдим итәбез (1 этаж, 2 этаж). Абагачылар үзләренең киләчәк торакларын әнә шулай күзаллыйлар. Интернет сайтына нәтиҗәләр декабрьдә ук куелыр. Ә хәзергә олимпиаданың икенче тур биремнәрен тәкъдим итәбез. Биремнәр битенә кереп карагыз       
Олимпиадабыз сигезенче сыйныф укучыларыннан тулыланыр дип ышанабыз. Укытучыларыгыз безнең кагыйдәләр белән таныштырыр. Биремнәрне башкаруны «җиңелдән — катлаулыга» кагыйдәсенә нигезләп башкарыгыз. «Катлаулы»рак өлешен башкару өчен дәреслек кысаларыннан чыгып эзләнергә кирәк. Әмма биремнең барлык өлешен дә башкару мәҗбүри түгел. Кем күпме эшли ала, шул җитә. Теләгән укучы бер генә номинациядә катнашырга мөмкин, өчесендә дә катнаша ала. Баллар һәр төр буенча аерым санап барыла.
«Абага Чәчәчге» олимпиадасы сигезенче сезонны ачып җибәрә
12 октябрь 2007 ел.
      Әле генә май ае иде. «Абагачылар» ялкынлана-ялкынлана финал ярышларында бил алыштылар. Призерларга 8000 сумлык бүләкләр тапшырылды. Мәгариф бүлегенең 27 призы, редакциянең 6 призы ияләрен тапты. Финалистларның һәркайсы дүрт төрле призга ия булу мөмкинлеге бар иде. Иң зур приз 300 сум. Билгеле, 1200 барлык катнашучыларга да ялтырамады. Шулай да 3 яки 4 приз алучылар да булды.
      Бүгенгә бәлки ул акчалар яки бүләкләрне кемнәрдер файдаланып та бетергәндер. Хикмәт анда түгел. Уку елы дәвамында укучыларның бөртекләп тупланган гыйлемен бер елда гына туздырып бетерү мөмкин түгел. Бу — киләчәккә багаж. Пәйгамбәребез дә гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр тупларга васыять иткән. Үзең эзләп тапкан белем кадерле һәм файдалы була. Бездә исә «белем кое»сында казынырга кирәк. «Абага чәчәге» олимпиадасында катнашсаң, алдагы елларындагы имтиханнарыңда да, югары уку йортларында уку чорында да үзеңә күпкә җиңел булыр. Тәвәккәллә, дускай! Беренче турдан башласаң, һичшиксез финалга үтәрсең. Көчлеләрнең көчлесе, белемлеләрнең белемлесе булырсың. Актив «абагачыларыбыз»ны быел да фотолары белән газета битләрендә яктыртып барачакбыз. Интернет сәхифәбез аша сез бөтендөнья «пәрәвәзе»нә чыгарсыз. «Пәрәвез»дән куркырга кирәкми. Ул сезне фән диңгезендә йөздерер.       
Олимпиадабыз сигезенче сыйныф укучыларыннан тулыланыр дип ышанабыз. Укытучыларыгыз безнең кагыйдәләр белән таныштырыр. Биремнәрне башкаруны «җиңелдән — катлаулыга» кагыйдәсенә нигезләп башкарыгыз. «Катлаулы»рак өлешен башкару өчен дәреслек кысаларыннан чыгып эзләнергә кирәк. Әмма биремнең барлык өлешен дә башкару мәҗбүри түгел. Кем күпме эшли ала, шул җитә. Теләгән укучы бер генә номинациядә катнашырга мөмкин, өчесендә дә катнаша ала. Баллар һәр төр буенча аерым санап барыла.

      Башладык. Хәерле сәгатьтә!
      «Биремнәр» битенә рәхим итегез! Үткән уку елындагы кебек быел да олимпиада 8, 9 һәм 10 сыйныф укучылары өчен аерым-аерым «ФИЗИКА» «ИНФОРМАТИКА» һәм «ИНЖЕНЕРИЯ» номинацияләре буенча үткәрелә.
      Һәр сыйныф укучылары өчен һәр номинация буенча бернче урын алучыларга 300 сумлык, икенче урын алучыларга 250 сумлык, өченче урын алучыларга 150 сумлык призлар каралган. Барлыгы 27 приз. Бу – мәгариф бүлеге бүләкләре. Моннан тыш укучының кайсы сыйныфтан булуына карамастан, иң күп бал җыйган абсолют батырлар билгеләнә. Абсюлют батырларга 6 акчалата призны «Хезмәт» газетасы редакциясе бирә. Беренче бер приз – 300 сум, икенче ике приз – 200 әр сум, өченче өч приз – 100 әр сум.

Сайт управляется системой uCoz